16 сентябрь көнне Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы предприятиеләрендә интеллектуаль милек сорауларына багышланган киңәшмә үтте. Чарада Бизнесның финанс үсеше институтының (Мәскәү ш.) генераль директоры Альберт Шәйхетдинов, республиканың 20дән артык предприятиесе һәм оешмасы җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Икътисад министры Артем Здунов шуны билгеләп үтте: күп кенә предприятиеләр интеллектуаль милеккә бәяләү үткәрмиләр һәм аны матди булмаган актив буларак рәсмиләштермиләр. Нәтиҗәдә кайбер компанияләрнең кыйммәте бәяләнмәгән булып кала.
Киңәшмә барышында Альберт Шәйхетдинов мисалга интеллектуаль милекнең төп төрләренә күзәтү ясады һәм матди булмаган активларны капиталлаштыру нәтиҗәсендә предприятиеләр каршында ачылган мөмкинлекләр (шул исәптән НИОКР нәтиҗәсе буларак кеше капиталы, алга таба предприятие балансына куелырлык технологияләр) турында сөйләде.