Яңа уку елы башланыр алдыннан ТР икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллыдагы күп балалы гаиләләрдә булды. Министр үзенең визиты кысаларында 13 бала тәрбияләүче Кузнецовлар гаиләсе белән танышты. Олы балалары Виктор һәм Дарья инде әти-әниләреннән аерым яшиләр һәм үз гаиләләрен коралар. Шулай ук Артём Здунов Орловлар гаиләсенә дә керде. Алар 9 бала тәрбиялиләр. Тагын бер гаилә – Хөснетдиновлар 5 бала үстерә. Министр гаилә башлыкларына мәктәп һәм спорт формалары, ранецлар, һәм шулай ук мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен сертификатлар бүләк итте.
ТР икътисад министры Артём Здунов Яр Чаллы шәһәренә барды, ул анда Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырылган тантаналы чараларда катнашты.
Чараларда шулай ук почетлы кунаклар сыйфатында автошәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
2016 елның 16-18 сентябре көннәрендә Казан шәһәрендә «HI, FUTURE» киләчәк технологияләре күргәзмә-конференциясе уздырыла. Әлеге конференция кешелек тормышын төптән үзгәртерлек алдынгы технологияләргә багышланган.
«HI,FUTURE» – Россиядә мондый форматтагы беренче чара. Әлеге чараның төп максаты - Россиядә киләчәк технологияләрен үстерүгә максималь ярдәм итү, базарның төп катнашучылары арасында үзара эш итүне оештыру хисабына Россияне инновацияле технологияләрнең дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле итү, һәм шулай ук киләчәк технологияләрен үстерү соравына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү.
Бүген Яр Чаллыга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов килде. Сәфәр кысаларында Булат Хаҗиәхмәтов «3нче Шәһәр дәваханәсе» ДАССУндә, Балта Пресс компаниясендә, ООО НПО "Завод тормозных механизмов", Яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә, «Яр Чаллы шәһәре бизнес-инкубаторы»нда булды һәм, хезмәт коллективы белән очрашып, Татарстан Республикасында социаль-икътисадый вазгыятьнең торышы, ярдәм чаралары турындагы сорауларны тикшерде.
2016 елның 8-9 сентябрендә Халыкара мәгълүмат үзәгендә (Универсиада Авылы, 35) «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы уздырыла.
Мәскәүдә «Президент-отель» Кунакханә комплексында (Большая Якиманка ур., 24) 2016 елның 11 октябрендә «Россия сәнәгатен модернизацияләү: Үсеш өстенлекләре» XI Милли Конгрессы уздырыла.
21-23 сентябре көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә Бишенче Халыкара бизнес-саммит 2016 уздырыла. Бизнес-саммита 2016 ның төп идеясе – бизнес һәм эшкуалык мохитен үстерүнең нәтиҗәле стратегиясен формалаштыру.
2016 елның 26 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашлыгында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Россия Федерациясе Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет президиумы утырышы 2016 елның 24 августында Мәскәүдә үтте. Мәгариф өлкәсендәге проблемаларга багышланган чараны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев уздырды.
Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.