Казан 200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларның иң яхшы дизайны конкурсы лидерлары бишлегенә керә

2016 елның 16 сентябре, җомга

2016 елның  5-7 сентябре көннәрендә 200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларның иң яхшы дизайнына багышланган бөтенроссия конкурсының өченче йомгаклау этабы үтә. Яңа купюраларны 2017 елдан әйләнешкә кертү планлаштырыла.

Тавыш бирүләр буенча  2016 елның 16 сентябренә Казан беренче бишлеккә керә. Конкурс статистикасы тәүлегенә ике мәртәбә твоя-россия.рф сайтында яңартыла.

Югарыда аталган сайтта  онлайн режимда теләге булган һәркем үз тавышын бирә ала.

Казан шәһәре өчен тавыш бирергә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International