КУЭ Корпорациясе тарафыннан эшкуарларга маркетинг һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатларында КУЭ Бизнес-навигаторы Мәгълүмат-аналитика системасы эшләнде. КУЭ Бизнес-навигаторында урнаштыру өчен, иҗтимагый-эшлекле берләшмәләр һәм банк ассоциацияләре белән берлектә, локальләштерелгән бизнесның 90нан артык иң таралган төрләре (күбрәк хезмәт күрсәтүләргә караган) сайлап алынды. Аларның һәркайсы өчен бизнесны алып баруның типлаштырылган форматлары исемлеге билгеләнде һәм маркетинг стратегиясе, инвестицияле һәм операцион чыгымнары, финанс-икътисадый нәтиҗәләре һәм инвестицияләрнең аклануы саналган бизнес-планнар эшләнде. v
Шунысын хәбәр итәбез: Россия Пенсия фонды сайтының «Гражданинның шәхси кабинетында» пенсия тупланмалары акчалары хисабыннан тиз арада һәм бер тапкыр түләнә торган акчаларны билгеләү буенча сервис эшләп китте. Шулай итеп, хәзер гражданнарга пенсия тупланмаларының барлык өч төре (пенсиянең тупланма өлеше, тиз арада түләнә торган һәм бер тапкыр түләнә торган) түләүләрен дә дистанцион ысул белән алып була.
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге 2016 елның 8 сентябрендә уздырылган «Киләчәккә караш» эшкуарлык үсеше еллык форумы кысаларында үткәрелгән «Export ME» Конференциясе эшен чагылдырган хисап видеоролигы тәкъдим итте.
Бүген, 2016 елның 23 сентябрендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уздырылды. Утырыш эше 2017 елга, һәм шулай ук 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразларын, 2017 елга, һәм шулай ук 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын тикшерүгә багышланган иде.
РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән күрсәтмәне имзалады. Әлеге документта газ бүлү челтәрләренә кушылу процедурасын камилләштерүгә караган чаралар билгеләнә.
РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә әзерләнгән Табигый-фәнни һәм техник юнәлешле гомум белем бирү программаларының ачыклыгын тәэмин итү буенча чаралар турында 917нче карарны һәм 1940-р номерлы күрсәтмәне имзалады.
2016 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенең «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре өчен Татарстан Республикасының Француз Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Усманович Юсупов белән очрашу оештырды һәм үткәрде.
2016 елның 20 сентябрендә «Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә көндәшлекне үстерү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне Россия МКФХнең Уку-укыту методик үзәге белән берлектә Монополиягә каршы Федераль хезмәт оештырды.
Исегезгә төшереп үтәбез: 2016 елның августыннан Татарстан Республикасында «Минем документларым»ның барлык офисларында (КФҮ) Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорация» АҖ хезмәтләрен алу мөмкинлеге тудырылды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 9 сентябрендәге 892нче Карары белән Дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары тарафыннан юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга планлы тикшерү үткәрүнең еллык планнарына контроль ясауны әзерләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.