«Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» (44-ФЗ номерлы Закон) федераль закон проекты текстына карата бәйсез антикоррупцион экспертиза һәм гавами тикшерүләр уздырыла.
Хөкүмәт 44-ФЗ номерлы Законда контрактның башлангыч (максималь) бәясен (КБМБ) исәпләгәндә заказчы өчен товарның референт бәясен исәпкә алу мәҗбүриятен билгеләүне тәкъдим итә.
Товар берәмлеге өчен алдагы контракт бәяләрен исәпкә алып формалаштырылган бәя референт бәя дип атала.
Әлеге төзәтмәләр 44-ФЗ номерлы Закон буенча контрактның башлангыч (максималь) бәясен һәм 223-ФЗ номерлы Закон буенча төзелгән шартнамәләрне формалаштырганда закон бозу куркынычын киметергә ярдәм итәчәк. Заказчыларга, сатып алуларда катнашучыларның санын чикләп, әлеге бәяне түбәнәйтү мөмкинлеге калмаячак.