Агымдагы елның 4 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында эш бирүчеләрнең чит ил эшче көчләренә ихтыяҗлары турындагы тәкъдимнәрен карау һәм Татарстан Республикасы өчен расланган квота кысаларында аларны яңадан бүлү буенча эшче төркем утырышы уздырылды. Утырышны Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова алып барды.
Эшче төркем утырышында төзелеш, җәмәгать туклануы, спорт клублары тармакларында 2016 елда Татарстанда хезмәт эшчәнлеге алып баруга чит ил гражданнары өчен бирелгән квоталарны, һәм шулай ук 2017 елга чит ил хезмәткәрләренә карата булган ихтыяҗларны төгәлләштерү таләп ителүе турында эш бирүчеләрнең җыелма заявкалары каралды. Һәр заявка һөнәр (вазыйфа) атамасын, хезмәткә түләү күләмен, гражданинның кайсы илдән булуы һ.б.лар турындагы мәгълүматны үз эченә ала.