Гаризаларны кабул итү 17 октябрьгә кадәр алып барыла. 17 октябрьдән соң килгән гаризалар киләсе елда үткәреләчәк конкурска калдырыла.
«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацияле идея» конкурсы инде 12 нче мәртәбә үткәрелә. Конкурста җиңүчеләр 25 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр акчалата премия һәм үз проектларын үстерүгә финанслар белән бүләкләнәләр. Җиңүчеләр 8 номинация буенча билгеләнә.
«Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацияле идея» конкурсы галимнәрнең, уйлап табучыларның, студентларның һәм укучыларның инновацияле фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыруга, әлеге процесска яшьләрне җәлеп итүгә, интеллектуаль куәтне республика үсеше хакына куллануга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Конкурс Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте инициативасы һәм ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Конкурска Татарстан Республикасының фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсешенә кагылышлы проблемаларны чишүгә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә. Конкурс үткәрелә башлаганнан бирле 14 меңгә якын гариза кабул ителде.
Конкурс турындагы барлык мәгълүматны түбәндәге сайтта табарга мөмкин: http://ivf.tatarstan.ru/rus/50ideas.htm.