Агымдагы елның 14 октябрендә Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның (алга таба – СЮКБО) республика үзәгендә Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга бушлай нигездә мөлкәти ярдәм күрсәтү буенча конкурс комиссиясе (алга таба – Конкурс) утырышы уздырылды. Мөлкәти ярдәм ТР Министрлар Кабинетының 2015 елның 18 февралендәге 99нчы карары нигезендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан күрсәтелә. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Анатолий Фомин җитәкчелегендәге Конкурс комиссиясе әгъзалары тарафыннан гаризалар салынган конвертлар ачылды. Конкурс йомгаклары буенча түбәндәге адрес буенча урнашкан административ биналардагы мәйданнар бүленәчәк: Казан ш., 8 Март ур., 18. Әлеге бүлмәләргә кирәкле җиһазлар куелган, алар компьютерлар һәм башка оргтехника белән җиһазландырылган. Конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин.