Россия Икътисадый үсеш министрлыгында «Инновацияле кластерларны – дөнья дәрәҗәсендәге инвестицион җәлеп итүчәнлек лидерларын үстерү» өстенлекле проектында катнашучылар – инновацияле кластерлар исемлегенә Кама кластерын кертү буенча Татарстан Республикасы гаризасын яклау узды

2016 елның 14 октябре, җомга

2016 елның 13 октябрендә Россия Икътисадый үсеш  министрлыгында «Инновацияле кластерларны – дөнья дәрәҗәсендәге инвестицион җәлеп итүчәнлек лидерларын үстерү» өстенлекле проектында катнашучылар – инновацияле кластерлар исемлегенә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерын кертү буенча Татарстан Республикасы гаризасын яклау узды.

Гаризаны яклауда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнёрлыгы» Ассоциациясе  вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова, Кама кластерында катнашучы предприятиеләр һәм вузлар вәкилләре катнашты.

Конкурс буенча сайлап алулар нәтиҗәләре нигезендә Россия Федерациясенең 5тән дә ким булмаган  субъекты  – инновацияле территориаль кластерлар урнаштырылырга тиешле территорияләр билгеләнә, аларга Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мөмкин булган федераль акчаларны юллаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International