ЕГРЮЛ/ЕГРИП мәгълүматларын бирү электрон формада башкарыла

2016 елның 14 октябре, җомга

Исегезгә төшерәбез, Федераль салым хезмәте кызыксынган хакимият органнарына, һәм шулай ук юридик һәм физик затларга Россия Федерациясе территориясендә теркәлү үткән һәм  дәүләт реестрында алар турында белешмә булган барлык юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар турындагы мәгълүматны электрон формада бирә.

Югарыда аталган мәгълүмат  Федераль салым хезмәте сайтының махсус сервисы аша һәм электрон формада (бары тик дәүләт хакимияте органнарына) бирелә. Белешмәләрне ФСХ сайты аша алу өчен (https://www.nalog.ru/), сервиска керә алуның шәхси атрибутларын бирүләрен сорап,  Россия ФСХнә гарызнамә юлларга кирәк.

Моннан тыш, игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә, ЕГРЮЛ/ЕГРИП мәгълүматын кәгазь документларда бирү күздә тотылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International