«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасы экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларының «К-2016» Халыкара полимер продукциясе күргәзмәсендә катнашуын оештырды. Әлеге күргәзмәнең рәсми ачылышы агымдагы елның 19 октябрендә Дюссельдорф шәһәрендә (Германия) үтте.
Татарстан уңышлары «Волжанин» ҖЧҖ, «Инновацион технологияләр» ҖЧҖ, «Эверест монтаж» ҖЧҖ тарафыннан уртак стендта күрсәтелде.
Күргәзмәдә каучук һәм пластиклар өлкәсендә алып барылган тикшеренүләрнең иң соңгы казанышлары, продукциянең иң яңа төрләре, аларны эшкәртү һәм җитештерүнең иң алдынгы технологияләре, конструкцияләү методлары һәм тенденцияләре күрсәтеләде.