Татарстан Республикасы биржа мәйданчыгы азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр өчен буш калган урыннар эзли

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 2016 елның маеннан дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр тарафыннан күләме 100/400 мең сумга кадәрге  азык-төлек продуктларын сатып алулар «Татарстан Республикасы Биржа мәйданчыгы» (bp.zakazrf.ru) электрон ресурсында башкарыла.

Әлеге ресурс үзләре җитештерә яисә китерә торган продукциянең сыйфатын документлар белән раслаган (валидация үткән)  азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр һәм тәэминатчылар теркәлгән системаны тәшкил итә.

Биржа мәйданчыгы эше турында мәгълүматны «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» ДУПнә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин: Казан ш., Мәскәү ур., 55; Колл-үзәк (843) 212-24-91, 292-95-07; e-mail:bp@mail.zakazrf.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International