Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның 19 октябрендә дәүләт контроленең (күзәтчелегенең) аерым төрләрен оештырганда куркынычны булдырмый калуга юнәлдерелгән ысулларны куллану сорауларына багышланган киңәшмә үтте. Киңәшмәдә төбәк контроле (күзәтчелеге) вәкаләтләрен башкаручы Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиевнең Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек чараларын уздырганда куркынычны (рискны) булдырмый калуга юнәлдерелгән якын килү ысулларын гамәлгә кертүнең төп принциплары турындагы доклады тыңланды. Шулай ук киңәшмәгә җыелганнар әлеге якын килү ысулын төбәк дәрәҗәсендә гамәлгә кертү турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.