Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының агымдагы елның 20 октябрендә комитет рәисе урынбасары Марат Галиев үткәргән утырышының көн тәртибендә торган төп сорау 2017 елга һәм 2018, 2019 елларның план чорына Татарстан бюджеты проектын тикшерү булды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Якындагы өч елга республика үсеше фаразы һәм киләсе елга республика бюджетының төп финанс күрсәткечләре турындагы докладлар белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Данил Волков чыгыш ясадылар.