Агымдагы елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «2017 елга һәм 2018, 2019 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлаулары үтте. Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 2017-2019 елларга Татарстан Республикасы социаль-икьтисадый үсеше фаразы буенча депутатлар каршында доклад белән чыгыш ясады.
Парламент тыңлаулары алдыннан 2017 елга республика бюджеты проекты профильле юнәлешләр буенча парламентның барлык комитетлары утырышларында каралды, 22 октябрьдән зональ киңәшмәләр башлана, аларда бюджет параметрлары муниципалитетларга кагылышлы яклары буенча тикшереләчәк.
Дәүләт Советының барлык комитетлары бәяләмәләре һәм парламент тыңлауларында катнашучыларның тәкъдим-фикерләре 25 октябрь – сишәмбе көнне профильле комитет утырышында гомумиләштереләчәк, ә Дәүләт Советының якындагы утырышында Төп финанс законы беренче укылышта каралачак.