Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкка дәүләт ярдәме чаралары комплексы кысаларында икенче ел рәттән Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге КУЭ субъектлары өчен «Бизнес Десант» дип аталган бушлай белем бирү семинарлары сериясен оештыра. Чаралар 2016 елның ноябрь-декабрь айларында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең һәрберсендә үткәреләчәк. Эшкуарлар өчен Казанда оештырылачак йомгаклау семинарында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашыр, дип көтелә.
«Муниципаль берәмлекләрдә эшчәнлек алып баручылар, һәм шулай ук алга таба үз тормышларын эшкуарлык эшчәнлеге белән бәйләргә ниятләгәннәрнең барысы өчен дә «Бизнес Десантта» катнашу кызыксындырган сораулар буенча бушлай консультация, Татарстан Республикасында эшкуарларга күрсәтелә торган дәүләт ярдәменең барлык төрләре буенча тулы мәгълүмат алуның, тәҗрибә уртаклашуның менә дигән мөмкинлеге булып тора», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.