21 октябрьдә Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы уздырыла

2016 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2016 елның 21 октябрендә 14.00 сәгатьтә  Татарстан Республикасы икътисад министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы уздырылачак.

Утырыш кысаларында министрлыкның кадрлар бүлеге башлыгы, Комиссия әгъзасы Венера Садыйкова «2015 – 2020 елларда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасының 2016 елның 9 аендагы  үтәлеше турында мәгълүмат җиткерәчәк.

Комиссия утырышы 2016 елның 21 октябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының утырышлар залында (429 каб., 4нче кат) түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан ш., Мәскәү ур., 55нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International