Бүген «Ачык инновацияләр - 2016» V Мәскәү халыкара форумы кысаларында үткән тантаналы чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов журналистларның «Алтын стилус» бөтенроссия еллык премиясе җиңүчеләрен котлады һәм аларга 2016 ел йомгаклары буенча иң яхшы дип табылган материаллар өчен дипломнар һәм призлар тапшырды.
Россия массакүләм мәгълүмат чаралары ягыннан аеруча зур кызыксыну мәгълүмати технологияләр өлкәсенә карата булуы ачыкланды. Конкурска бөтен Россиядән килгән гаризалар саны һәм кабул ителгән материалларда яктыртылган төрледән-төрле темалар – моңа бик яхшы дәлил.
Киң аудитория өчен язылып, дәүләт һәм коммерциячел оешмалар, мәдәният, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшен сыйфат ягыннан зур үзгәрешләргә этәрүче, технологик алгарышка китерүче ИТ-проектлар турындагы журналист эшләре аерым бер игътибарга лаек.