Артём Здунов «Ачык инновацияләр - 2016» форумында РИТА комитетлары утырышында катнашты

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

«Ачык инновацияләр - 2016» V Мәскәү халыкара форумы кысаларында агымдагы елның 26 октябрендә Россиянең инновацияле төбәкләре  ассоциациясенең (РИТА) Модернизацияләү һәм инновацияле икътисад  һәм Сәнәгатьне үстерү комитетларының уртак утырышы узды.

Утырыш барышында әлеге комитетларның составы һәм эш планнары, РИТА төбәкләренең  инновацияле кластерлар – Россия Икътисадый үсеш министрлыгының «Инновацияле кластерлар – дөнья дәрәҗәсендәге инвестицияле җәлеп итүчәнлек лидерларын үстерү» дип аталган өстенлекле проектта катнашулар исемлегенә керү буенча гаризаларны сайлап алу конкурсында катнашу,  инвестицияле  контрактларны төзү, мониторинглау, контрольлек итү һәм өзү кагыйдәләрен  эшләп бетерү өлешендә төбәк законнарына үзгәрешләр кертү сораулары, һәм шулай ук төбәкләрдә финансларны җәлеп итү инструменты буларак  сәнәгать үсешенең төбәк фондларын төзү мәсьәләсе каралды.

Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International