Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларын үтәүне оештыру буенча эшче төркем утырышы узды

2016 елның 26 октябре, чәршәмбе

Агымдагы елның 25 октябрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән  максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы комиссия эшче төркеменең чираттагы утырышы узды.  
Утырышта  Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы  596-606 номерлы указларында каралган күрсәтмәләрнең үтәлешенә багышланган мәсьәләләр доклад ясау срокларына ярашлы рәвештә каралды.

Капиталь төзелеш объектларын төзү барышында икътисадый яктан иң нәтиҗәлелекле кабат кулланылышлы проектларны мәҗбүри куллануны тәэмин итү соравы утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә булды.
Татарстан Республикасыннан утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары  Айдар Каюмов катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International