КУЭ Корпорациясе белән видеоконференция режимында үткән чарада сатып алулар буенча законнарга кертелгән үзгәрешләрне тикшерделәр

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорация» (КУЭ Корпорациясе) АҖ белән видеоконференция үтте, анда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 19 апрелендәге  717-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә сайлап алынган заказчыларның һәм башкарма хакимият органнарының агымдагы елда туган сораулары һәм 2017 елга карата эш планнары тикшерелде. Видеоконференциядә  ТР икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин һәм предприятиеләр вәкилләре катнашты. КУЭ Корпорациясе тарафыннан  видеоконференция оештыруның төп сәбәбе - сатып алулар турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр, алар  2017 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны һәм юридик затларның аерым төрләренең ихтыяҗларын тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алуларга караган сораулар буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»  2016 елның 3 июлендәге 321-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә,  2017 елның 1 гыйнварыннан дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрнең сатып алу эшчәнлеге  «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу сферасында контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон  буенча алып барылырга тиеш.

Барлык кирәкле мәгълүматны шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International