«КАМАЗ» ГАҖ Фәнни-техник үзәгендә агымдагы елның 24 октябрендә Инновацияләргә ярдәм итү фонды вәкиле белән очрашу үтте. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы кече инновацияле предприятиеләре үз проектлары өчен финанслар алуга караган гаризалары буенча үзләрен борчыган сорауларын бирә алдылар.
Инновацияләргә ярдәм итү фонды сайтында «Үсеш - Милли технологик инициатива» конкурсы турында игълан урнаштырылган (http://fasie.ru/press/fund/3742/).
Гаризалар 2016 елның 20 сентябре, Мәскәү вакыты белән 15:00 дән 2016 елның 30 октябре, Мәскәү вакыты белән 23:30 га кадәр кабул ителә.
Гаризаларны түбәндәге адреска автоматлаштырылган система аша юлларга мөмкин: http://online.fasie.ru.
Татарстан Республикасында конкурс сораулары буенча элемтә өчен: «Идея» Инновацияле технопаркы, тел. (843) 570-68-50 / өст. 5.