Россия Пенсия фонды тарафыннан ана капиталы сертификатын бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү тәртибен камилләштерү

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан ана (гаилә) капиталына дәүләт сертификатын бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең Административ регламентына тиешле үзгәрешләр кертелде (Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2012 елның 29 октябрендәге 345н номерлы боерыгы).

РФ Пенсия фондына  «Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты» аша гариза тапшыру һәм аңа кул кую өчен квалификацияле электрон имза таләп ителә. Исегезгә төшерәбез, РФ Пенсия фонды тарафыннан электрон формада  күрсәтелә торган хезмәтләр һәм сервислар түбәндәге адрес буенча урнаштырылган Пенсия фонды сайтына берләштерелде: https://es.pfrf.ru.

Гражданнарга уңайлы булсын өчен,  дәүләт хезмәтләре порталы сайтында теркәү үткән гражданинның исәпкә куелу язмасын раслау мөмкинлеге РФ Пенсия фондының күп кенә клиент хезмәте офисларында, һәм шулай ук  барлык «Минем документларым» (КФҮ) офисларында тудырылган. КФҮ эше турында тулырак мәгълүматны, белешмә өчен телефон номерларын һәм филиалларның эш режимнарын, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы хәбәрне КФҮ Порталыннан алырга була: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International