Бүген «Ачык инновацияләр - 2016» V Мәскәү халыкара форумы кысаларында «Россиянең иң яхшы инновацияле төбәге - 2016» исеменә үткәрелгән V Бөтенроссия Чакыру кубогы нәтиҗәләрен яңгыраттылар.
Татарстан Россиянең иң яхшы инновацион төбәге дип танылды.
Бүләкләү тантанасында Төбәкләрнең инновацияле үсеше агентлыгының эксперт җәмәгатьчелеге рәисе Елена Чурина Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновка 2016 елның Җиңүче төбәк кубогын тапшырды.
«Россиянең иң яхшы инновацияле төбәге - 2016» исеменә Чакыру кубогы
2012 елдан бирле Төбәкләрнең инновацияле үсеше агентлыгының бәйсез эксперт җәмәгатьчелеге тарафыннан Россиянең инновацияле инфраструктурасын төзү һәм аңа ярдәм итү белән мәшгуль хөкүмәт, дәүләт, коммерциячел, коммерциячел булмаган, иҗтимагый оешмалар һәм башка структураларның ирекле ярдәме белән оештырыла.