«КИТҖК» КБП» Ассоциациясе Коллегиясе утырышында импортны алыштыручы җитештерүләр проектларын тикшерделәр

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

2016 елның 31 октябрь көнне  «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе Коллегиясе утырышы узды. Коллегия утырышы эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе вәкилләре һәм Кама кластерына кергән кайбер предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Утырыш барышында  Республикасы Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластерында импортны алыштыручы җитештерүләрне ачуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында  предприятиеләр проектлары тикшерелде.

Моннан тыш,  нефть, нефть-химия һәм спирт сәнәгате икенчел калдыкларын эшкәртү буенча мобиль сервис җитештерүен оештыру перспективалары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International