Казан (Идел буе) федераль университеты базасында агымдагы елның 29 октябрендә яңа эш башлаучы эшкуарлар өчен «СТАРТ Фабрика» курсының 6нчы сезоны укулары башланды.
«Эшкуарлык фабрикасы»ның «СТАРТ Фабрика» проектының белем бирү программасы 90 көнгә исәпләнгән, программада катнашучылар әлеге вакыт эчендә Татарстанның тәҗрибәле, уңышка ирешкән эшкуарлары – остазлар җитәкчелегендә үз бизнес-проектларын тормышка ашыралар.
Беренче уку көнендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов булып китте.
Быелгы сезонның үткәннәреннән төп аермасы – аның масштаблы булуында. Сайлап алулар Татарстан Республикасының барлык шәһәрләрендә алып барылды. «Эшкуарлык фабрикасы»ның экспертлар командасы республикабызның төрле почмакларында булды һәм тренинглар үткәрде, шуның нәтиҗәсендә кызыксынулары көчле һәм үзләре перспективалы булган яшьләр сайлап алынды.