2016 елның гыйнвар-сентябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы әзерләнде

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар-сентябрь айлары өчен  Татарстан Республикасы  муниципаль районнары һәм шәһәр округларының  социаль-икътисадый үсеше буенча айлык рейтинг әзерләнде.

2016 елның гыйнвар-сентябрь айлары өчен гомуми рейтингта  Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама  (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.

2016 елның гыйнвар-сентябрь айлары өчен иң зур уңай үзгәрешләргә Спас (+5 позиция), Арча (+4 позиция), Буа һәм Саба (+3әр позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кулланышка тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы артуы, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе кебек кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле.

Ютазы (-5 позиция) һәм Әтнә (-3 позиция) муниципаль районнарының рейтингтагы урыны түбәнәйде. Әлеге үзгәрешләр кулланышка тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданнарының, салым һәм салым булмаган керемнәрнең үсеш темпларының кимүенә һәм теркәлгән эшсезләр санының артуына бәйле.

Рейтинг белән тулырак итеп ТР Икътисад министрлыгының рәсми сайтындагы «Социаль-икътисадый үсеш фаразлары һәм нәтиҗәләре» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International