2016 елның 10 октябреннән 28 октябренә кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм КУЭ субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен үстерүгә һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында җәелдерүгә бәйле чыгымнарын финанслар белән тәэмин итү буенча конкурста катнашуга гаризалар җыя башлау турында игълан ителә.
Конкурска гаризалар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 505нче кабинет, телефон номеры: (843) 524-90-93.
Конкурс гаризаларын кабул итү вакыты: 2016 елның 10 октябреннән 11 ноябренә кадәр, 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр.