Фәнни-техник сферада предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды «Коммерцияләштерү» конкурсы башлануын игълан итә. Конкурс кысаларында НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм инновацияле продукция җитештерүен ачарга яисә булганын киңәйтергә ниятләгән проектларны сайлап алу планлаштырыла.
Тәкъдим ителә торган ярдәмнең төп параметрлары:
конкурста 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы кече предприятиеләр катнаша ала;
грант күләме – 15 млн сумга кадәр;
бюджеттан тыш финанслау (үз акчалары яисә җәлеп ителгән акчалар хисабына);
грантның 100%тан да ким булмаган күләмдә.
Инновацияле проектны үтәү срогы – 12 ай.
Гаризалар 2016 елның 1 ноябреннән автоматлаштырылган система аша түбәндәге адрес буенча кабул ителә: http://online.fasie.ru.
Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны
www.fasie.ru сайтында, һәм шулай ук 8(843) 524-90-37 и (843) 526-94-56 телефоннары буенча белергә мөмкин.