Халыкара композит индустриясе казанышлары күргәзмәсендә республикадан полимер тармагы предприятиеләре катнашты

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

2016 елның  29 октябрендә Казанда беренче мәртәбә  Халыкара композит индустриясе казанышлары күргәзмәсе үтте. Күргәзмә 26 - 29 октябрь көннәрендә үткәрелгән «Composite Battle World Cup Kazan 2016» Композитлар буенча дөнья чемпионаты кысаларында оештырылды.

 Татарстан Республикасыннан  композит материаллар буенча фәнни-җитештерү юнәлешендә махсуслашкан полимер тармагы предприятиеләре  (КМТТУ-КАИ, «Татнефть», «КАҖБ-Композит» компанияләре, «Казан вертолет заводы», «Пыяла-пластик торбалар заводы», «СМП-Механика» һәм «СтартПласт» ФҖБ») катнашты.

«СтартПласт» ФҖБ» («Кама» кластерлы үсеш үзәге» КБО Татарстан Республикасы машина төзелеше кластерында катнашучы) күргәзмәдә катнашучылар игътибарына «РИМАМИД» сәүдә маркасы астында  җитештерелә торган инновацияле полимер композит материал тәкъдим итте. Чараның төп оештыручылары һәм партнерлары арасында  «Татнефть» ГАҖ, Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды, Н.Э.Бауман ис. МДТУ, А.Н.Туполев  ис. КМТТУ-КАИ, Композит җитештерүчеләр берлеге бар иде.

Чараның төп оештыручылары һәм партнерлары арасында  «Татнефть» ГАҖ, Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды, Н.Э.Бауман ис. МДТУ, А.Н.Туполев  ис. КМТТУ-КАИ, Композит җитештерүчеләр берлеге бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International