Россия экспорт үзәге 2016 елның 8 ноябрендә Мәскәүдә «Россиядә җитештерелгән» дип аталган халыкара форумын үткәрә. Форум Россиянең чимал булмаган экспорты сорауларына багышланган. Быел төп тема экспорт юнәлешле җитештерүләрне этаплап үстерү һәм Россиянең чимал булмаган экспорты өлешен арттыру тора. Чара Халыкара сәүдә үзәгендә үтәчәк (Мәскәү, Красная Пресня яр буе, 12, Конгресслар үзәге).
«Россиядә җитештерелгән» форумы дәүләт хакимияте, Россия бизнесы, иҗтимагый һәм эшлекле оешмалар, һәм шулай ук эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләрен Россия чимал булмаган экспортын үстерүгә караган иң актуаль мәсьәләләрне тикшерү өчен җыйган.
Форум программасында – экспортка ярдәм сорауларына багышланган пленар сессия, һәм шулай ук экспорт хезмәтләрен, электрон сәүдә, сертификатлаштыру, чит илләр белән хезмәттәшлек, шулай ук «Экспорт мәктәбе» эшенә багышланган берничә панель сессия.
Форумда катнашу өчен http://exportforum2016.a5000.ru/ битендә теркәлү формасын тутырырга кирәк.
Форумда катнашу бушлай.