ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген «Минем документларым» челтәренең махсуслаштырылган офисларының берсендә  эшкуарлык субъектларына түбәндәге дәүләт хезмәтләре күрсәтелә: юридик затлар яисә шәхси эшкуарларны теркәү, Росреестр, Салым хезмәте, Пенсия фонды, Социаль иминиятләштерү фонды, ЭЭМ мәгълүмати системаларыннан өземтәләр алу, һәм шулай ук  күчемсез милеккә хокукны  теркәү, эшкуарлык эшчәнлеген башлау турында хәбәр итү һ.б.лар. Шулай ук махсуслаштырылган хезмәтләр дә алырга мөмкин: мәгълүмати-консультацион хезмәтләр һәм дәүләт ярдәме чаралары, «КУЭ Корпорациясе» АҖ, «Россия экспорт үзәге» АҖ, финанс-кредит оешмалары, иминият компанияләре һәм башка ярдәм күрсәтү хезмәтләре һәм бизнес өчен сервислар.

 

Бүген гражданнар gosuslugi.ru Дәүләт хезмәтләренең бердәм  федераль порталы аша  күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәтләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта  федераль порталга шәхси мәгълүматларны ышанычлы саклау таләп ителгән хезмәтләр сорап гариза тапшырганда, үзеңнең исәпкә куелуың турында язманы расларга кирәк. Исәпкә куелу язмаңны раслау өчен, республика гражданнары  «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муницпаль хезмәтләр күрсәтүнең КФҮ» ДБУ филиалларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әлеге филиаллар һәр муниципаль районда һәм шәһәр округында бар. Үзегез белән шәхесне таныклаучы документ һәм СНИЛС булуы шарт.  

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.

 


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы  (СИА) 2016 елның  27-28 октябре көннәрендә күчмә сессия үткәрелде. Сессиядә инвестицион климатны яхшырту, муниципаль тәҗрибәләрне гамәлгә кертү, туризмны үстерү һәм проектлы идарәне оештыру сораулары, һәм шулай ук партнерлык банкингын оештыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды.

 

Фәнни-техник сферада предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды «Коммерцияләштерү» конкурсы башлануын игълан итә. Конкурс кысаларында НИОКР стадиясен тәмамлаган һәм  инновацияле продукция җитештерүен ачарга яисә булганын киңәйтергә ниятләгән проектларны сайлап алу планлаштырыла.

 

2016 елның  29 октябрендә Казанда беренче мәртәбә  Халыкара композит индустриясе казанышлары күргәзмәсе үтте. Күргәзмә 26 - 29 октябрь көннәрендә үткәрелгән «Composite Battle World Cup Kazan 2016» Композитлар буенча дөнья чемпионаты кысаларында оештырылды.

 

2016 елның 31 октябрь көнне  «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе Коллегиясе утырышы узды. Коллегия утырышы эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе вәкилләре һәм Кама кластерына кергән кайбер предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

 

Россия экспорт үзәге 2016 елның 8 ноябрендә Мәскәүдә «Россиядә җитештерелгән» дип аталган халыкара форумын үткәрә. Форум Россиянең чимал булмаган экспорты  сорауларына багышланган. Быел төп тема экспорт юнәлешле җитештерүләрне этаплап үстерү һәм Россиянең чимал булмаган экспорты өлешен арттыру тора. Чара Халыкара сәүдә үзәгендә үтәчәк (Мәскәү, Красная Пресня яр буе, 12, Конгресслар үзәге).

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар-сентябрь айлары өчен  Татарстан Республикасы  муниципаль районнары һәм шәһәр округларының  социаль-икътисадый үсеше буенча айлык рейтинг әзерләнде.

 


31
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Казан (Идел буе) федераль университеты базасында агымдагы елның 29 октябрендә яңа эш башлаучы эшкуарлар өчен «СТАРТ Фабрика» курсының 6нчы сезоны укулары башланды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International