Татарстан Кытайда узучы Халыкара югары технологияләр күргәзмәсендә бердәм коллектив экспозициясен тәкъдим итә

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Шэньчжэнь шәһәрендә (Кытай) агымдагы елның 16-21 ноябре көннәрендә CHINA HI-TECH FAIR 2016 (CHTF 2016) Халыкара югары технологияләр күргәзмәсе үтәчәк. Әлеге чара  фәнни-технологик өлкәдә  иң әһәмиятле халыкара күргәзмәләрнең берсе булып тора. CHTF 1999 елдан бирле уздырыла. Күргәзмәгә ел саен  дөньяның 90 иленнән  500 000 артык кеше килә. CHTF 2016 күргәзмәсенең тематик бүлекләрендә түбәндәге юнәлешләр чагылыш таба: мәгълүмати  технологияләр, энергияне  һәм әйләнә-тирә мохитне  саклау, яңа энергияләр, электроника, акыллы шәһәрләр, оптоэлектроника, стартаплар һәм инвестицияле зоналар. Күргәзмә кысаларында  конференцияләр һәм форумнар, төрле башка чаралар, югары технологияләр өлкәсендә кеше һәм  интеллектуаль ресурслар ярминкәсен үткәрү каралган. «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге  (Экспортка ярдәм итү үзәге) республиканың экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык субъектларының ярминкәдә катнашуын оештырды. Татарстанның бердәм коллектив экспозициядә  «Ивказ» ЯАҖ, «Интелпласт» ҖЧҖ, «Сәнәгать автоматикасы» ҖЧҖ  эшчәнлеге, IT-Park проектлары чагылыш табачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International