Эшкуарларны 17 ноябрьдә «Гонконг – Азия-Тын океан регионында сезнең корпоратив платформа» семинарында катнашырга чакырабыз

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Гонконгның Сәүдәне үстерү Советы,  Евразия хезмәттәшлеге һәм үсеше үзәге ярдәме белән, халык куллану товарларын күмәртәләп һәм ваклап сату өлкәсендә эшли торган компанияләр һәм оешмалар җитәкчеләре өчен «Гонконг – Азия-Тын океан регионында сезнең корпоратив платформа» семинары үткәрә. Семинар кысаларында Россия-Азия сәүдә хезмәттәшлеген киңәйтү перспективаларын тикшерү планлаштырыла.

Үткәрелү датасы: 2016 елның  17 ноябре.

Үткәрелү урыны: Казан шәһәре, Әмирхан ур., 1, «Казанская Ривьера» ҖЧҖнең кунакханә-күңел ачу комплексы.

Тулырак мәгълүматны түбәндәге сайтта табарга мөмкин: centeresir.com.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International