«Идея» Технопаркы резидентлары 5 млрд сумлык продукция җитештерделәр

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүгенге көндә Технопаркта 105 резидент компания эшли.

«Идея» Технопаркы 2016 елның 9 аенда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады. Агымдагы елның 3 кварталында технопарк резидентлары тарафыннан барлыгы  5 млрд 357 млн сумлык товар җитештерелгән һәм хезмәтләр күрсәтелгән.  Шулар арасында нанопродукция күләме  - 1 млрд 285 млн сумлык. 2015  елның  шул ук чоры белән чагыштырганда, җитештерелгән продукция күләме  46,3%ка үскән, ә  нанопродукциянеке – 10,4%ка. Бүгенге көндә  Технопаркта  105 резидент компания эшли, әлеге компанияләрдә 2 242 кеше хезмәт куя. Уртача хезмәт хакы – 38 253 сум, бу Татарстан буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсеннән  28,6%ка зуррак (2016 елның гыйнвар-август өчен  29 741,4 сум).

«Идея» - Россиядә иң беренче технопаркларның берсе, аның ачылышы 2004 елның 5 февралендә булды. 2010 елда  Технопарк республика салган инвестицияләр күләмен  тулысынча аклады. 2015 елда Технопарк бишенче тапкыр Европа челтәрендә аккредитация үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International