Мәскәүдә «Уңай инвестицион климатка 100 адым» дип аталган V еллык конференция үтәчәк

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Four Seasons Hotel Moscow мәйданчыгында 29 ноябрьдә  «Уңай инвестицион климатка 100 адым» дип аталган V еллык конференция үтәчәк.

Конференцияне уздыру максаты  − Россиядә эшкуарлык өчен уңай мохит тудыру буенча хакимият тырышлыгына бәя бирү, булган тәҗрибәне системага салу, төп бурычларны ачыклау һәм аларны чишү ысулларын билгеләү.

Конференциянең аудиториясе: эшлекле иҗтимагый берләшмәләр активы; эшлекле  климатны камилләштерү белән шөгыльләнүче бизнес вәкилләре; Инвестицион климат торышының милли рейтингын сораштыруда катнашучылар; РФ төбәкләре администрацияләре; башкарма хакимиятнең  федераль органнары вәкилләре; Россия Федерациясе субъектларының проект офислары; экспертлар; ММЧ. 
Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча табарга мөмкин: https://leader-id.ru/event/3167

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International