Бүген Яшь инноваторлар мәктәбенең ябылу тантанасы узачак

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген 16.30 сәгатьтә Казан (Идел буе) федераль университетының Инновацияле үсеш идарәсе базасында Яшь инноваторлар мәктәбенең ябылу тантанасы узачак. Ул  Инновацияләргә ярдәм итү фондының   «Яшьләр  фәнни-инновацион конкурсында катнашучы (УМНИК)» программасына (500 мең сумлык грант), ТР Инвестицион-венчур фондының «Татарстан Республикасының 50 иң яхшы инновацияле идеясе» конкурсына (50 мең сум) һәм башка программаларга әзерләнүгә юнәлдерелгән һәм вузлар арасында үткәрелә торган пилот проект санала.

Мәктәпнең ябылу тантанасында ТР икътисад министры Артём Здунов Яшь инноваторлар мәктәбен тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырачак.

Мәктәпне 18 дән алып 30 яшькәчә булган 20 кеше тәмамлаячак. Быел гаризаларның иң зур саны түбәндәге юнәлешләр буенча кабул ителгән иде: киләчәк медицинасы, биотехнологияләр һәм мәгълүмати технологияләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International