Объектларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең инвалидлар өчен уңай булуын тәэмин итү эше дәүләт хакимияте органнары тарафыннан контрольдә тотылачак

2016 елның 18 ноябре, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 29 октябрендәге 2292-р боерыгы белән «Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон  проекты   Россия Федерациясе Дәүләт Думасына карауга кертелде.

Закон проекты тарафыннан  объектларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең инвалидлар өчен  уңай булуын тәэмин итү өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) буенча аерым функцияләрне бүгенге көндә инде әлеге өлкәләрдә дәүләт контролен (күзәтчелеген) башкара торган  вәкаләтле федераль башкарма хакимият органнарына һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарына йөкләү тәкъдим ителә.

Закон проекты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасының рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча барып танышырга мөмкин: http://asozd2.duma.gov.ru/main.nsf/%28SpravkaNew%29?OpenAgent&RN=17161-7&02.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International