Беренче республика ИТ-форумына теркәлергә өлгер

2016 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

Казандагы ИТ-паркта 2016 елның 25 ноябрендә беренче республика ИТ-форумы үтәчәк. Чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: ИТфорумРТ.РФ

ИТ-форум Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеш үзәге» АКБО, «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ  инициативасы буенча,  «Яр Чаллы һәм «Кама аръягы» төбәге  сәүдә-сәнәгать паркы» дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешмасы ярдәме белән уздырыла.

Форумның максаты - Татарстан Республикасының   ИТ-кластерының һәм гомумән мәгълүмати технологияләр тармагының агымдагы халәтенә һәм үсешенә бәя бирү.

Программа турында, һәм шулай ук Форумда катнашу һәм теркәлү хакында тулырак мәгълүмат белән   биредә танышырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International