Эшкуарлар игътибарына!

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Кече бизнес лизинг үзәге» ҖЧҖ Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Сәнәгатьне үстерү фонды «Лизинг проектлары» дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда катнашу өчен вәкаләтле лизинг компанияләре исемлегенә кертелде. Ул Россия компанияләренең төп җитештерү фондларын технологик коралландыру һәм модернизацияләүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Сәнәгатьне үстерү фондының әлеге программасы кысаларында кызыксынган компанияләргә 5 елга еллык ставкасы 5% булган ташламалы займнар бирәбез. Займ суммасы  проектның минималь гомуми бюджеты 20 млн сум булганда 5 млн сумнан 250 млн сумга кадәр булырга мөмкин.  Займ акчалары хисабына беренчел взносның (авансның) 10%тан алып 50%ка кадәрен лизинг шартнамәсе буенча финансларга (ул  сатып алына торган сәнәгать җиһазлары бәясенең 10%тан ким булмаган, 50% тан артык булмаган өлешен тәшкил итәргә тиеш) була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International