Журналистлар конкурсына эшләрне кабул итү тәмамланды

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык үсешенә багышланган журналист эшләре һәм медиа-проектлар буенча VII Республика конкурсында катнашу өчен эшләрне кабул итүнең соңгы көне.

Конкурска барлык төр милек формаларындагы басма, электрон, радио һәм телевизион массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче журналистларның татар һәм рус телләрендә башкарылган эшләре һәм медиа-проектлары кабул ителә.

Конкурс материаллары Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Казан, Мәскәү ур., 55, бүген 18.00 сәгатькә кадәр, кабинет 104 (Канцелярия).

Конкурс эшләре шулай ук түбәндәге адрес буенча электрон формада да кабул ителә: Alsu.Sharafutdinova@tatar.ru, «Конкурска» дигән тамга куярга онытмагыз.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы  2016 елның 23 ноябрендә уздырыла (Ramada Kazan City Center кунакханәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International