Татарстан Республикасы икътисад министры Артёма Здуновның «Икътисад мәктәбе» республика проекты финалистлары белән очрашуы 2016 елның 22 ноябрендә үтте.
Икътисад мәктәбе – икътисад һәм идарә өлкәсендә яшь лидерларны сайлау, өйрәтү һәм эшкә урнаштыру буенча агымдагы елда Татарстан Республикасында эшләп киткән кадрлар мәйданчыгы ул.
Проектта катнашучылар – икътисад вузлары студентлары, һәм шулай ук ел саен оештырыла торган «Президент академиясенең җәйге кампусы» белем бирү форумының «Кадрлар резервы» республика проектын тәмамлаучылар.
Очрашу нәтиҗәләре буенча министр «Икътисад мәктәбе» проекты финалистларына дипломнар тапшырды. Хәзерге вакытта әлеге чараны 2017 елда да оештыру буенча эш алып барыла.