Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты тарафыннан гражданнарның 2014-2015 елларда күрсәтелгән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сыйфатыннан канәгать калу дәрәҗәсен тикшерү буенча 2016 елда уздырылган социологик сораштыруларга нәтиҗәләр ясалды.
2016 елда уздырылган сораштырулар гражданнарның дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатыннан канәгать калу дәрәҗәсе 90,7% (Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 601нче Указында билгеләнгән чик күрсәткеч 90%) булуын күрсәтте.
Тулаем алганда, 2016 елда респондентлар, дәүләтнеке булмаган хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатына караганда (88,3%), дәүләт (муниципаль) хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатыннан (90,7%) канәгатьрәк калганнар.