Аккредитация алуга гаризалар җыю игълан ителә

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 24-30 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыкка мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларын аккредитацияләү турында» 2014 елның  27 августындагы 616нчы карарына ярашлы рәвештә аккредитация алуга Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына мөлкәти ярдәм инфраструктурасы субъектларыннан гаризалар җыю турында игълан ителә.

Гаризалар «Татарстан  Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге»  Дәүләт казна учреждениесе тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш.,  Мәскәү ур., 55, Татарстан Республикасы Гарантия фонды урнашкан яктан керергә. Шулай ук гаризаларны Үзәкнең Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә урнашкан территориаль вәкиллекләренә дә тапшырырга мөмкин.

Конкурска гаризаларны кабул итү вакыты:

дүшәмбе - пәнҗешәмбе – 9.00дән 18.00гә кадәр;

җомга – 9.00дән 17.00гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International