Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында 2016 елның 25-27 ноябре көннәрендә Kazan Startup Weekend үткәреләчәк, һәм ул гадәттәгечә дөнья ИТ-индустриясенең иң актив вәкилләрен үзендә кабул итәчәк.
Чарада оештырылачак активлыклар һәм мастер-классларның күплегеннән югалып калмас өчен, Kazan Startup Weekend 2016га хәзердән үк теркәлү үтәргә мөмкин. KSW чарасында үз акселераторыңны нульдән башлап төзергә һәм юридик хаталар аркасында бизнесыңны юкка чыгармаска өйрәтәчәкләр, һәм шулай ук креатив һәм гадәти булмаган стартапны ничек ясау һәм инвестор белән ничек итеп дөрес килешүгә ирешү турында да сөйләячәкләр.
Чарага теркәлү һәм тулырак мәгълүмат белән танышу өчен түбәндәге сайтка мөрәҗәгать итәргә була: http://kazanstartupweekend.ru/