Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2016 елның 18 ноябрендә республика оешмалары өчен «Татарстан Рспубликасында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә ашыру. Унитар предприятиеләрнең контракт системасы турындагы закон таләпләренә туры килгән сатып алуларга күчүе» темасына бушлай семинар үткәрде.
Семинар программасы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 5 сентябрендәге 1738-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандарты нигезләмәләрен, һәм шулай ук унитар предприятиеләрнең сатып алу эшчәнлеген «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон (алга таба – 44-ФЗ номерлы Закон) нормаларына күчерү алгоритмы буенча төп сорауларны карау күздә тотылган иде.