Хакимиятнең федераль органнарының кайбер хезмәтләрен экстерриториаль принцип (гариза тапшыручының торган урынында) буенча алып булмауга бәйле сорауларны хәл итү максатында, Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм дәүләт бюджеттан тыш фондлар күрсәтә торган шундый дәүләт хезмәтләренең исемлеге әзерләнде.
Әлеге сорауны тикшерү нәтиҗәләре буенча, исемлеккә кертелгән хезмәтләрне күрсәтергә тиешле хакимиятнең федераль органнарына экстерриториаль принцип буенча хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итүнең план-графикларын эшләү, аларны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Элемтә министрлыгы белән килештерү һәм 2016 елның 1 мартына кадәр Хөкүмәт комиссиясенә каралуга кертү буенча кайбер күрсәтмәләр бирелде.