Үткәрелмәгән ябык аукцион нәтиҗәләре буенча контракт төзү

2016 елның 19 ноябре, шимбә

Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Контракт системасын үстерү департаменты үзенең 2016 елның 19 сентябрендәге Д28и-2574нче хатында шуны аңлата:  ябык аукционга әлеге аукционда катнашу рөхсәт ителгән катнашучыларның берсе генә килеп, мондый катнашучының гаризасы сатып алулар турында документация таләпләренә туры килү очрагында әлеге катнашучы белән 44-ФЗ номерлы Федераль законның 93 маддәсе 1 өлеше 24 пунктына ярашлы рәвештә бердәнбер тәэминатчы (подрядчы, башкаручы) буларак контракт төзелә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ябык аукционга анда катнашу рөхсәт ителгән катнашучыларның берсе дә килмәгән очрак, һәм шулай ук ябык аукционга әлеге аукционда катнашу рөхсәт ителгән бер генә катнашучы  килү очрагы хәзерге моментта  44-ФЗ номерлы Законда төгәл регламентланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International