Яр Чаллыда «Мәктәп компанияләре. Уңышлы старт» семинары үтте

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

 2016 елның 25-27 ноябре көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Мәктәп компанияләре. Уңышлы старт» семинары үтте.

Чараның өч көнлек программасы командаларның үз бизнес-проектларын эшләтүгә юнәлдерелгән лекцияләргә, мастер-классларга, тренингларга һәм эксперт сессияләренә бай булды. Алынган күнекмәләрне  балалар гамәли дәресләрдә күрсәттеләр. Дәресләр эшләнелгән проектларны бизнес-презентацияләү конкурсы буларак үтте. Конкурс кысаларында Яр Чаллының 24нче мәктәбендәге  «Туган Як» бизнес-компаниясе  тарафыннан Татарстан символикасы чагылыш тапкан өстәл уены идеясе күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International