Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 14 ноябрендәге 1185нче карарына ярашлы рәвештә, 25 ноябрьдән заказчы «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон буенча уникаль объектларны төзү өчен подрядчыларны катгыйрак сайлый ала.
Уникаль объектларны төзү өчен дәүләт заказчысы катнашу чикле булган конкурс үткәрә ала. Бу дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар вакытында контрактның башлангыч (максималь) бәясе - 150 миллион сумнан, муниципаль ихтыяҗлар өчен 50 миллион сумнан артып киткәндә мөмкин булачак.
Исегезгә төшерик, катнашу чикле булган конкурслар гадәттәгеләреннән катнашучыларга бердәм таләпләрдән тыш, өстәмә таләпләр дә куелу белән аерылып тора. Җиңүче квалификация алды сайлауларын узган катнашучылар арасыннан сайлап алына.